Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Тәмле сүз"

Туган тел — бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә.  Балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү, туган телнең матурлыгын  тоя-күрә белергә өйрәтүдә  әдәби әсәрләр, нәфис сүз, халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте гаять зур. Шушы исәптән миндә "Чулпан" балалар бакчасына килдем, һәм үзем белән "Тәмле сүз" исемле матур китаплар күргәзмәсе алып килдем. Китаплар арасында танылган балалар шагыйрьләре Р. Миңнуллин, Р. Корбан, Ш. Галиев китапларыда бар иде.  Балаларга кызыклы әкиятләр, шигырьләр укыдым. Бергәләп табышмакларга җавап эзләдек. Баларны да китапханәгә кунакка чакырдым.