Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Минтимер Шәймиевка 80 яшь"

Татарстанның беренче президенты, татар халкының танылган шәхесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевка  80 яшь тулу уңаеннан китапханәбездә  20 гыйнварда китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә Минтимер Шаймиев турындагы  китаплар һәм газета журналдагы мәкаләләр куелды. Ә күргәзмәнең түрендә беренче президентыбызның үзе һәм хәләл җефете язган китаплары урын алды. Күргәзмәгә обзор ясалды.