Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Мәңгегә хәтердә»

  27 нче гыйнвар тистәлекле даталарның берсе буларак тарихта билгеле. Ленинград шәһәренең блокададан чыккан  бу көнне Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Мәңгегә хәтердә»  исемле батырлык  сәгате уздырылды. Башлангыч сыйныф укучыларына презентация күрсәтелде. Уртанчы сыйныфлар китап күргәзмәсе белән таныштылар.