"Кичә, буген, иртәгә..."
13 гыйнварда – Россия матбугаты көне. Петр I указы белән ерак 1703 елда “Ведомости” газетасының беренче саны дөнья күргән дата илебез журналистикасы үсеше тарихына истәлекле көн булып кереп калган.Бездә китапханәбездә шушы датага багышлап газета-журналлар күргәзмәсе оештырдак. Күргәзмә белән барлык китапханәгә килүче авыл халкы танышты.