Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

Сак булыгыз! әңгәмә

Казаклар авыл китапханәсендә балалар белән «Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре сәбәпләре» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балаларга юлларда һәрвакыт сак булырга кирәклеге, тиешле урыннарда гына йөрергә һәм юл аша бары тик җәяүлеләр өчен чыга торган юллардан гына чыгарга кирәклеге әйтелде. Шулай ук  транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдык, җәмәгать транспортларын дөрес урында көтәргә. Аннары әлеге тема буенча видеороликлар карадык. Машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә бер - берсен хөрмәт итүләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләре мөһим.