Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

“Кабак үсте бакчамда”

Максаты: укучыларыбызны бердәм тату булып эшләргә шулай

эшләгәндә генә хезмәт җимешен алып булганын аңлату,аннан укучыларны китап укырга өндәү.

Китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән мәдәни көндәлек турында сөйләшү алып барылды,(башлангыч сыйныфта барлыгы 6 укучы укучының берсе авырта иде),алар кыскача үзләренең эшләнгән эшләре турында сөйләп киттеләр,кем кая барган,нәрсәләр күргән һәм башкалар.Аннан бергәләп кичә үткәрдек.

Кичәне мин,Низамиева Лилия,бераз кабак турында сөйләп киттем,кичәбез уен белән берлектә үрелеп барды,ул уенда кабакка бәйләнешле сораулар бирелгән иде укучылар шуларга җавап бирделәр,көз турында  табышмаклар,шигырьләр сөйләнеде.Аннан Ф.Хөснинең “Кабак” әсәре буенча сорауларга җавап алынды.

Кичәбезне тәмамлап кабак бәлеше,кабак коймагы белән чәй белән сыйладык.