Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

"Наркоманиягә –каршы көрәш."

1нче  март көнне  14.00 сәг.Казаклар авыл китапханәсендә    «Наркоманиягә –каршы көрәш»дигән әңгәмә үткәрелеп үтте. Әңгәмә барышында һәлакәткә илтүче, зарарлы гадәтләр турында сүз барылды. Шулай ук чарада катнашучыларга призентация ярдәмендә наркотиклар куллануның хәвефле нәтиҗәләре турында да мәгълүмат җиткерелде. яшүсмерләргә наркомания билгеләре, әлеге яман гадәтнең сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә зарарлы булуы, наркотиклы матдәләрне кулланган өчен, саткан өчен административ җаваплылык турында сөйләнеп үтте.Шулай ук укучылар «Наркомания:балаларыбызны ничек сакларга», «Наркотиклар турында хакыйкать» брошюралары белән танышып үттеләр.