Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

«Бердәмлекнең кадерен белик»

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. 7 ноябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Бердәмлекнең кадерен белик» исем астында презентация карап үттек,дуслык турында шигырьләр укыдык.