Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

«Дөнья сәяхәте» китап күргәзмәсе

27 майда 14.00 сәгатьтә Казаклар авыл китапханәсендә язучы Миргазиян Юнысның туган көненә багышланган «Дөнья сәяхәте» китап күргәзмәсе эшләнде.

Танылган язучы-прозаик, публицист, скульптор Миргазиян Юныс (Миргазиян Мөхәммәтзакир улы Юнысов) 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергап авылында крестьян гаиләсендә туган.

 Туксанынчы еллар башында М.Юныс, Мәскәүдә урнашып, туган Татарстанга кайта һәм дистә еллар дәвамында Әлмәттә һәм Казанда яши һәм иҗат итә. Соңгы ун-унбиш елда ул аеруча актив рәвештә публицистика, әдәби тәнкыйть, эссеистика жанрларында эшли. Язучы С.Сөләйманова исемендәге Әлмәт язучылар оешмасының әдәби премиясе лауреаты (1998). 2004 елда «Альбатрос язмышы» (2002) дигән публицистик хезмәтләре китабы өчен М.Юныс Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

2005 елда язучы яңадан Мәскәүгә китә.

М.Юныс 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 https://vk.com/id763439830