Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

Тукай белән янәшә

25 нче апрель көнне Казаклар авыл китапханәсендә сәг.9.00 дә «Тукай белән янәшә» исем астында шигырьләр уку кичәсе үткәрелде.Укучылар белән китапханәдә Габдулла Тукай китапларыннан эшләнгән китап күргәзмәсе белән таныштык,аннан шигырьләрен сөйләп үттеләр.Ахырда Г.Тукай әсәрәлре белән күбрәк танышу өчен өйләренә укырга китаплар тәкъдим ителде.

  Габдулла Тукай... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган,  шигырьләрен яттан белмәгән бала? Юктыр.

  Тукай үзенең иҗаты, шигырьләре белән халкыбызның хис-тойгыларын җиңел, шома, искиткеч матур бер телдә әйтеп бирә алды. Тукай – халыкның уй-кичерешләре белән яшәп, бервакытта да аңардан аерылмады. Шуңа күрә без аны халык шагыйре дип атыйбыз.