Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

"Ныгый барам" Ирек Сабиров тормыш юлы,иҗаты

 14 апрель Казаклар авыл китапханәсендә Ирек Сабиров тормыш юлы,иҗаты белән танышу өчен презентация карап үттек,аннан шигырьләре белән якыннан таныштык.

Ирек Сабиров  1950 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Биектау районы Мәмдәл авылында укытучы гаиләсендә туган. Рәсемле табигать, иҗат белән мавыккан гаиләнең йогынтысы әдәбият һәм сәнгатькә кызыксыну уятуга ярдәм итә. Йортта зур китапханә бар, күп газета һәм журналлар языла. Ирек иҗат итә, рәсем ясый, концертларда җырлый. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлагач, И.Сабиров Казан химия-технология институтына укырга керә. Аның шигырьләре беренче тапкыр Институтның күп тиражлы «Кировец»газетасында дөнья күрә. Институтны тәмамлагач, 1973 елда Чиләбе өлкәсенә, Еманжелинск шәһәренең Сигнал заводына (соңрак Гдуп Сигнал-Полимер) җибәрелә, анда 25 ел эчендә мастердан заводның баш инженерына кадәр юл үтә