«Сәламәтлегебез үз кулыбызда» уеннар
7 нче апрель Казаклар авыл китапхнәсе «Сәламәтлек үз кулыбызда» дип аталган хәрәкәтле уеннар үткәрдек.
«Сәламәтлегебез үз кулыбызда» дигән кичәбезне татар халык мәкален тыңлап башлап җибәрик әле.«Акчаңны югалтсаң - бернәрсә дә югалтмыйсың, вакытыңны югалтсаң – күп нәрсәне югалтасың, ә сәламәтлегеңне югалтсаң – барысын да югалтасың» Ни өчен шулай дип әйтәләр? Сәламәтлек кеше өчен иң кадерле нәрсә, ләкин аны сакларга кирәк. Бер югалтсаң, аны кире кайтаруы бик авыр. Сәламәт булмаган кешегә дөньяның бер кызыгы да юк.