Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

«Әкияткә кунакка»

3 апрельдә Казаклар авыл китапханәсе «Карлыгач» балалар бакчасы белән берлектә «Әкияткә кунакка» исем астында әкиятләр укыдык

Әкият явызлыкны хөкем итә, гаделлекне, хакыйкатьне яклый, кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Әкият фольклорда катлаулы күренеш. Әкиятнең билгеләмәсе түбәндәгечә: әкият – ул тылсымлы, маҗаралы яки көнкүреш характерындагы эпик, күбесенчә прозаик сәнгать әсәре, ул уйдырмага таяна, халык шигъри телдән иҗат итүнең төп жанрларының берсе булып тора.