Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

«Канатлы дуслар»оялар ясап кую

Кошлар-безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлар булмаса, табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшьләндерә, дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар-табигать матурлыгы. Әкренләп безнең кошлар җылырак яклардан кайта башладылар. Ләкин без аларны каршы алырга әзерме? Без алар өчен оялар төзедекме? Ә бит алар безне сагыналар.

 Һәр ел саен яз җитү белән күчеп йөрүче кошларның килүен күзәтәбез. Кошларны күргән саен, балалар шатланалар һәм үз шатлыкларын уртаклашалар. Быел да, кошларны каршы алып , 2 апрель көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Канатлы дуслар»дип исемл астында кошларыбызга оялар,җимлекләр ясап агачларга урнаштырдык