Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

"Салаваткупере" белән янәшә"

«Салават күпере» журналын 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр уйлап тапкан. Чөнки ул чорда татар балалары өчен төсле һәм мавыктыргыч басма матбугат булмаган әле, - дип сөйләде “Бердәмлек” хәбәрчесенә “Салават күпере” журналы баш мөхәрриренең урынбасары Гөлназ Ярмиева. - Аның беренче саны 1990 елның март аенда чыга башлый. Хәзерге вакытта затлы кәгазьдә басыла торган бу журналны сабыйлар да, өлкәннәр дә үз итә, яратып укыйлар.”Карлыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүче  балалар белән “Салават күпере “журналы белән якыннан таныштык,иң элек матур рәсемнәрен карадык,аннан журналдагы биремнәрне башкардык.