Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

Россия флагы көне .әңгәмә

Россия флагы көне - россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт. Өч төсле стяг Россия дәүләтенең барлыкка килүе белән тыгыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символы булды. Ел саен 22 августта барлык россиялеләр дә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәм безне бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уята.

20 август көнне китапханәдә  « Россиянең бөек символлары»дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрделәр.Балаларга Россия дәүләте символларының берсе буларак флагның барлыкка килүе һәм раслануы турында сөйләделәр. Алар һәр илдә символлар өчлеге барлыгын белделәр: герб, флаг, гимн. Чара дәүләт символлары турындагы шигырьләрне уку белән тәмамланды.