Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

"Балачак дөньясы"

1 июнь - Балаларны яклау көне, бу бәйрәм җәйнең беренче көне белән туры килә. Әле бу көнне үк озак көтелгән каникуллар башлана. Малайлар һәм кызлар каникулларга китәләр, ял итәргә, көч җыярга, яңа уку елы алдыннан яңа тәэсирләр, хис-кичерешләр һәм белемнәр җыярга. Каникуллар файда белән үтсен өчен, авыл китапханәсендә җәйге уку өчен матур китап күргәзмәсе урнаштырылган. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар балалар укуын төрләндерәчәк, гаҗәпләндерәчәк, бик күп тәэсирләр калдырачак, акыллы киңәшчеләр һәм тугры дуслар булачак.