Зиннур Мансуров — нечкә хисле лирик шагыйрь
Шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эше Зиннур Мөҗип улы Мансуров 1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел чамасы авылда механизатор булып эшләгәннән соң, 1967-1972 елларда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аннары ике ел Биробиджан шәһәрендә офицер булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, журналистлык эшчәнлеге башлана: ул әүвәл «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче (1975-1983), «Казан утлары» журналында сәнгать бүлеге мөхәррире (1983-1986), аннары дүрт ел Татарстан радиосында сәнгать тапшырулары программаларының баш редакторы хезмәтендә. Узган гасырның туксанынчы еллары башында, язучыларның XII корылтаенда сайланган идарә әгъзасы буларак, З.Мансуров берничә ел Язучылар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары булып эшли. 1995 елдан ул — атналык «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире хезмәтендә.https://vk.com/wall226255776_3276