Энҗе Мөэминеваның тууына 100 ел
Энҗе Мөэминева озын иҗат гомерендә олылар өчен дә, балалар өчен дә бердәй актив язган мул җимешле шагыйрьләр җөмләсеннән. Аның «Ефәк яулыгым» исемле беренче шигырь китабы 1961 елда басылып чыга.
Шуннан соң «Әниләргә һәм нәниләргә» (1964), «Шигырьләр» (1966), «Синең өчен язам» (1968), «Үрдәгем үпкәләде» (1969), «Бүләгем» (1970) һ.б. китаплары дөнья күрә.