Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Хатыйп Миңнегуловка 85 яшь

Хатыйп Миңнегулов, башка бик күп каләм әһелләре кебек, яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, нәсер-парчалар, мәкаләләр яза. Студент елларында яшь тәнкыйтьче буларак таныла. Әдәбият фәне белән ул университетка эшкә күчкәч ныклап шөгыльләнә башлый.

Миңнегулов, нигездә, Урта гасыр һәм XIX йөз татар әдәбиятын, аның Шәрык (гарәп, фарсы, төрки) классикасы белән тарихи багланыш­ларын өйрәнә. Галимнең шулай ук XIX йөз ― ХХ гасыр татар әдәбияты, чит илләр­дәге татар сүз сәнгате, әдәбиятны укыту методикасы, әдәбият теориясе, текстология, халык һәм дин тарихы, мәдәният һәм мәгариф проблемаларына багышланган мөһим хезмәтләре дә бар.