Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Мәңгелек хәтер китапларда һәм йөрәкләрдә

     Кече Битаман китаплар бирү пунктында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңү истәлегенә багышланган китаплар, геройларга, тыл хезмәтчәннәренә багышланган китаплар, солдатларның батырлыклары турында шигырьләр һәм хикәяләр тәкъдим ителде. Герой-шагыйрь Муса Җәлил турында сөйләделәр. Ю.Бондарев, М. Җәлил, К. Симонов китаплары белән беррәттән күргәзмәдә якташ язучы Р. Корбан романнары тәкъдим ителде. «Хәтер» һәм «Алар безгә җиңү алып кайтты» китапларында балалар туганнарының, бабаларының исемнәрен эзләп таптылар. Теләге булганнар өйдә уку өчен китаплар сайлап алдылар.