Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Мөнир Мазунов - ихлас күңелле шагыйрь

 Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы –
Сагынып көткән яз килә.

Мөнир Мазунов 1918 елның 1 апреле, хәзер Пенза өлкәсенең Лопатин районы Иске Карлыган авылында туа. Казан педагогия институтын тәмамлый (1949). Бөек Ватан сугышында катнаша, Ерак Көнчыгыш фронтының «Тревога» газетасында хәрби хәбәрче. 1946–1959 елларда (бүленеп) Татарстан радиокомитетында мөхәррир, соңрак башлык урынбасары. 1949–1953 елларда совет гаскәрләренең Төньяк төркеме составындагы «Вольность» газетасында өлкән әдәби хезмәткәр. 1960–1963 елларда Татарстан китап нәшриятында өлкән мөхәррир, 1967–1971 елларда «Кооператор Татарстана» газетасында җаваплы мөхәррир. Иҗаты «Йөрәк җырлый» (1959), «Күңелем аккошы» (1966), «Ул кайтмады» (1968), «Ак күгәрченнәр» (1972), «Туган як» (1975), «Офыклар» (1988) исемле шигырь җыентыклары авторы. https://vk.com/wall226255776_3228