Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Якташ язучы

Якташыбыз, авылдашыбыз, балалар язучысы, журналист, тәрҗемәче Гыймадиева Ләлә Нәгыйм кызы 1947 нче елның 1нче мартында Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылында туа.

Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетына укырга керә һәм аны тәмамлагач ике ел «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли. Аннан соң 17 ел дәвамында Биектау районының Олы Битаман урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта, бер үк вакытта тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшли.