Альдермышская сельская библиотека - филиал № 1
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-1/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422711, Высокогорский р-н, с. Альдермыш, ул. Я. Хабибуллина, д. 18

"Бар җырымны илгә багышладым"

13 февраль көнне, 6 сыйныф укучылары белән Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби - музыкаль кичә уздырдык. Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М.Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, ямьле, матур табигать күренешләрен тасвирлаган һәм дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре аркылы укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләнә. Соңыннан балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен  яттан сөйләделәр.