Центральная библиотека

Шигъриятле, җырлы гомер

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә якташ шагыйребез Чыңгыз ага Мусинның тууына 90 ел уңаеннан "Шигъриятле, җырлы гомер" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә укучылар игътибарына аның төрле елларда басылган китаплары, истәлекләр урын алды. Рәхим итегез!

Чыңгыз Мусин 1934 елның 16 июлендә Әгерҗе районының Тирсә авылында туган. 1948-1949 уку елларында Тирсә тулы булмаган урта мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлаган. Мордыбый авылында яшәгән. Тирсә мәктәбен тәмамлаган елны ук Тирсә МТСында йөк төяүче булып эшли. 1952 елда шофер таныклыгына ия булып, ГАЗ-АА “полуторка” дип аталган автомашинада шофер булып эшли башлаган. Озак еллар шофер булып эшләгәннән соң слесарь, токарь булып эшләргә туры килгән аңа.
1969 елда Әгерҗегә күчеп 5 ел рәттән “Казтрансстрой” автобазасының Әгерҗедәге 5 номерлы автоколоннасында җитәкче булып эшләгән. 1973 елда яңадан авылга кайтып “Сельхозтехника” Әгерҗе район берләшмәсендә 10 ел рәттән тәэминат буенча инженер булган.
Шуның белән беррәттән Тирсә МТСының 50 еллыгы уңаеннан тарихи китап язган, шул нигездә музей оештырган.
Шигырьләрне мәктәп елларында ук яза башлаган. Гомере буенча район газетасы белән элемтәне өзмәгән, бик күп шигырьләрен һәм мәкаләләрен шушы газетада дөнья күргәннәр.
1993 елда район типографиясендә “Язмышым үзәннәрдә” исемле китабы басылып чыкты. Татарстан китап нәшриятында “Тамырлар”, “Кадер киче”, “Карт юкәләр яшь чәчәктә” исемле китаплары дөнья күрде.
Үзе Ижау каласында нәшер ителә торган “Яңарыш” газетасында озак еллар Әгерҗе районы буенча махсус хәбәрче булып эшләгән, бу газета да аның шигырьләрен халыкка танытуда зур роль уйнаган. Шигырьләре “Ватаным Татарстан” газетасында, “Казан утлары” журналында да басылган.
2003 елда соңгы елларда язылган шигырьләренең җыентыгы “Баганалы юллар” исеме астында басылып чыккан.
Чыңгыз Мусин “Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр” китабының авторы.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып торды.
Чыңгыз абый хатыны Мәйсәрә апа белән 3 кыз 2 малай үстергәннәр.
Чыңгыз Мусин якты дөньядан 2016 елның 24 октябренда китеп бара.

Библиография:
Язмышым – үзәннәрдә: Шигырьләр.- Әгерҗе район типогр.,-1993.-50 б.
Үз моңым бар җирдә: Сборник стихов (на тат. и рус. языках).-Әгерҗе шәһәре.-1996.-96 б.
Тамырлар: Шигырьләр, җырлар.-Казан; Тат. кит. нәшр., 1997.-107 б.
Кадер киче: Шигырьләр.-Казан; Школа.-1999.-96 б.
Баганалы юллар.-Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2003. – 160 б.
Гомер юлы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 159 б.
Карт юкәләр яшь чәчәктә: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012- 239 б.
Иж буенда кала эзләрем: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. – 207 б.
Аның турында:
Зарипова Р. Их, шигърият, дәртле җырым:Шагыйрьнең иҗат кичәсеннән// Әгерҗе хәбәрләре. -1996. -14 февраль. -2 б.
Батталов Р. Баганалы юллар: Ч.Мусинның шул исемдәге китабына рецензия// Яңарыш. -2003. -6 июнь. -2 б.
Нуретдинов З. Ул коеп куйган шагыйрь генә түгел: Чыңгыз Мусинның иҗат кичәсеннән соң туган уйлар// Яңарыш.-2004. -13 февраль. -1 б.
Зарипова Р. “Шигырь язмый яши алмыйм , аерыла алмам мин аннан...”// Әгерҗе хәбәрләре. - 2004. - 7февраль. - 6 б.