Центральная библиотека

Сабантуй. Ижау шәһәре.

Бүген Үзәк китапханә хезмәткәрләре Әгерҗе районы делегациясе белән берлектә Удмуртия Республикасының башкаласы Ижау шәһәрендә Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар. Катнашучылар игътибарына Әгерҗе төбәге, язучылар турында китаплар, "Энҗе мәрҗән калфагым" күргәзмәләре тәкъдим ителде. Ижауда яшәүче якташларыбыз бик яратып, кызыксынып китапларны карадылар, кул эшләрен алдылар.