Терсинская сельская библиотека - филиал № 8

“Ягез, әле әбиләр” бәйрәм

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Шул уңайдан бүген өлкәннәребез белән “Ягез, әле әбиләр” дигән бәйрәм уздырдык. Өлкәннәребез “Тамчы” һәм “Хыял” командыларына бүленеп
“ Мин башын әйтәм, сез дәвам итегез” , табышмаклар әйтешү, рәсем ясау, җепкә токмач тезү, әкиятләрне сәхнәләштерү, бала туреп бишек җырын башкару һ.б. конкурсларында көч сынаштылар. Матур җырлар җырлап, шигырәр сөйләделәр. Кичә бик күңелле узды. Кичәдә катнашучыларга, килгән авылдашларга бик зур рәхмәт. Бәйрәм белән барыгызны да.