Терсинская сельская библиотека - филиал № 8

“Әдәбият ханы -Әмирхан” китап күргәзмәсе

2 мартта Татарстанның халык язучысы, публицист,Г.Тукай исемендәге ТАССР дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникиның тууына 115 ел.
Әмирхан Еники (1909-2000) – танылган татар язучысы прозаик, 1909 елның 17 февралендә (яңа стиль буенча 2 март) Уфа губернасының элеккеге Бәләбәй өязенең (хәзер Башкорт АССРның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында бай крестьян гаиләсендә туган.
Әмирхан Ениики — әдәби тәрҗемә остасы. Ул Украина язучысы О.Гончарның «Знаменосцы» («Байрак йөртүчеләр», 1951) романын, А. Островскийның «Гаепле гаепсезләр» драмасын («Без вины виноватые», 1953), М. Бубенновның «Белая береза» романын («Ак каен», 1954) һәм башка күп кенә әсәрләр, шулай ук СССРның күп кенә халык әкиятләрен тәрҗемә кылган.
Аның төп әсәрләре рус һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителгән. Әмирхан Ениикиның әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнә.
1984 елда рус тәрҗемәсендә басылып чыккан «Юлчы» («Путник») хикәяләр җыентыгы һәм «Повестьлар һәм хикәяләр» (1982) китабы өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
ТАССР Югары Советы Президиумының 1985 елның 14 гыйнварындагы Указы нигезендә Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
1989 елда аңа «Татарстанның халык язучысы»исеме бирелә.
Китапханәдә “Әдәбият ханы -Әмирхан” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды.