Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Туган телем иркә гөлем"

 17 февраль авылыбыз җирлегендә сход җыелышы узды. Шул көнне мәдәният йорты белән берлектә, "Туган телем иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узды. Кичәбез "Туган телләр һәм бердәмлек" елына багышланган иде. Кичәдә татар халкының милли биюләре күрсәтелде, туган телгә багышланган шигырьләр сөйләнде. Мәдәният йорты фойесында "Халкымның бизәкләре" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.