Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

8 - июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне!

8 - июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне!
Салагыш җирлегендә шаулатып- гөрләтеп, озак еллар бер - берсен хөрмәт итеп, яратып , бер - берсенә терәк һәм кирәк булып яшәгән бер зур гаилә турында күпләр белә дә торгандыр.
Бу гаилә - Илшат, Илфат, Айрат Шәйхетдиновлар гаиләсе.
Авылыбыз җирлегендә үрнәк һәм матур гаиләләр шактый. Аларга сокланып яшибез, тигезлек белән гомер итсеннәр дип , телибез.
Бүген - Гаилә , мәхәббәт, тугрылык көне! Шул уңайдан , мин Шәйхетдиновлар гаиләсендә кунакта булдым.
Тыйнак, ярдәмчел, тырыш, киң күңелле, ачык йөзле, матур, күркәм, бердәм бу гаиләгә күзләр генә тия күрмәсен , гел шулай тигезлектә, шатлыкта, бәхеттә, рәхәттә, муллыкта гомер итәргә язсын дибез.
Күп еллар мәктәптә физика, математика фәннәреннән белем биргән Низам абый һәм Дания апаның, мәхәббәт җимешләре алар. Тыйнак, сабыр, тырыш, гади, белемле, үрнәк булып гомер иткән, укучыларга белем ачкычлары өләшкән, хөрмәтле мөгаллимәләребез , инде бакыйлыкта.
Аларга иксез - чиксез рәхмәтләребез һәм хөрмәтләребез, хәер - дога булып ирешсен, урыннары оҗмах түрләрендә булсын дигән теләктә калабыз.
Син булганга таңнар алсурак,
Кояш балкуы да нурлырак,
Син булганга , янда җан кисәгем,
Кошлар сайравы да моңлырак, дип җыр суза гаилә башлыклары, Илшат, Илфат, Айрат!
Чыннан да : алар җырларга да, эшләргә дә, ярдәмгә дә, балалар һәм оныклар тәрбияләргә дә, ял итәргә дә вакыт табалар.
Илшат абый белән Йолдыз апа Ямурза авылында гомер итәләр. Уллары Салават, 8 нче сыйныфны тәмамлады. Югары белемле, физика , математика фәннәре укытып, мәктәп директоры булып хезмәт куйганнан соң, Илшат абый НГДУ " Прикамнефть" тә хезмәт юлын дәвам итә. Йолдыз апа, күп еллар балалар бакчасында тәрбияче, бүгенгесе көндә Салагыш авыл мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе хезмәтен үти.
Уллары Салават тыйнак, ярдәмчел, тырыш, әти - әнисенең яраткан, кадерле җимешләре, уң куллары һәм терәкләре.
Илшат абый белән Йолдыз апа, матур, үрнәк , тырыш гаилә! Алар авылдашларга да, туганнарына да, якыннарына да бик ярдәмчел, игелекле. Илшат абый белән Йолдыз апаның кулларыннан килмәгән эшләре юк, нинди эшкә алынсалар да, менә дигән итеп башкаралар. Йолдыз апа уңган хуҗабикә, ул пешергән ризыклар телеңне йотарлык, бакчасында үскән яшелчә, җиләк- җимеш, берсеннән - берсе матур чәчәкләр, тирә - юньгә матурлык өсти. Илшат абый балта остасы, йорт - җирләре дә, ныклы һәм матур. Авыл халкы , күршеләр, дуслар, туганнар белән, аралашып, гомер итә алар.
Илфат белән Гөлнараның гомер итүләренә, киләсе елга 30 ел тула икән. Салагыш авылында энесе Айрат гаиләсе белән , күрше булып яши алар. Әтисе белән әнисе бакыйлыкка күчкәннән соң, Айратны кечкенәдән Илфат белән Гөлнара тәрбия итеп үстерделәр, аңа югары белем бирделәр. Илфат урта һөнәри белемле, бүгенгесе көндә НГДУ " Прикамнефть " тә эшли, Гөлнара мәктәптә, аннары балалар бакчасында тәрбияче, бүгенгесе көндә Салагыш мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе хезмәтен үти.

Мәхәббәт җимешләре Гөлназ , Фәрхад, Наилә. Кызлары Гөлназ Казан каласында гаиләсе белән матур гына гомер итәләр, уллары Фәрхад Чаллы каласында гаиләле, төпчек кызлары Наилә , Казанда белем ала. Илфат белән Гөлнара кияүләре Илшатка, оныкчыклары Сылу белән Нурга кадерле әби һәм бабай, киленнәре Гөлгенәгә хөрмәтле әти һәм әни. Илфат белән Гөлнара бик тырышлар, йорт - җирләре бик җитеш, чиста ,пөхтә, кулларыннан килмәгән эшләре юк, абзар тулы эре терлек, буш вакытларында Гөлнара бик тәмле чәкчәкләр ясый.
Илфат быел 50 еллык гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Бәйрәмгә якын дуслары, туганнары, күршеләре, Чистайдан әнисенең бертуган сеңлесе, энесе дә килгән иде.
Идфат бик матур җырлый, сәхнә әсәрләрендә катнаша, рольлләрне бик яхшы һәм оста башкара. Ала гаилә белән сәхнә осталары!
Айрат белән Гөлнурның бергә гомер итүләренә 20 ел тула. Бик тыйнак, ярдәмчел, тырыш бу гаилә белән сокланабыз! Айрат югары белемле, озак еллар мәктәптә математика, физика, информатика фәннәре укытты, бүгенгесе көндә НГДУ " Прикамнефть " тә эшли, мәктәптә физика, геометрия, информатика фәннәреннән белем бирә. Гөлнур авылыбыз Салагышта фельдшер булып , хезмәт куя. Ул, халыкның бик зур терәге, ышанычы, ярдәмчесе, киңәшчесе. Кызлары Иделия, Дилә Чаллы каласында , "Гали Акыш" исемендәге , 84 лицейда белем алалар. Уллары Аяз балалар бакчасына йөри. Кызлары бик тырышлар, сәхнә осталары. Гөлнур бик уңган, булган , оста хуҗабикә. Йорт - җирләре заманча эшләнгән, бик матур һәм ямьле. Абзар тулы мал, кош - корт асрый алар.
Менә шулай , ару - талуны белмичә, тормыштан ямь һезмәттән тәм табып гомер итә , хезмәт куя Шәйхетдиновлар гаиләсе! Без авылдашларыбыз белән, горурланабыз, сокланабыз! Өч гаилә, өч туган ,бер - берсенә терәк һәм кирәк булып, ярдәмләшеп, хөрмәт итеп , зур бер гаилә булып гомер итәләр.
Гаилә һәрвакыт җәмгыятебезнең гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләүче бер өлеше булып торды һәм тора.
Сез үзегез үрнәк , Сезнең үрнәктә балаларыгыз , оныкларыгыз тәрбияләнә.
Димәк , әлеге гамәлләрегез белән тормышыбыздагы өлешегез дә шактый. Авылыбызга ямь биреп, үрнәк булып, сокландырып гомер итәсез!
Сезгә һәм дөньядагы һәр гаиләгә тигезлек, гаилә бәхете, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез!
Хөрмәтле мөгаллимәләребез, кадерле авылдашларыбыз ,Низам ага белән Дания апа , Сезнең тормышыгызга, гаиләгезгә, бәхетегезгә сөенеп , шатланып карыйлардыр. Уллары үз тормышларын кордылар, бәхетләрен таптылар, киленнәрдән уңдылар ! үз Бу , әлеге язмам да, алар рухына барып ирешсен, Раббым
Без ,Сезнең белән горурланабыз, Сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез , авылдашлар!
Бәйрәмнәр түгәрәк һәм мөбарәк булсын!