Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Гаилә елы" исемле күргәзмә

2024 ел Россиядә Гаилә елы. Гаилә - һәркем өчен иң кадерле сыеныр урын.
Гаиләдә тату, әти - әниләр һәм балалар сәламәт булганда , авырлыкларны җиңү кыен түгел.
Матур гаилә коруның да сере гади: өйдәге һәр кеше бер - берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәсә, шул җитә.
Шул уңайдан китапханәдә " Гаилә елы" исемле күргәзмә куелды.
Һәр гаиләгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, матур һәм тигез тормыш, балалар һәм оныклар игелеге телим!