Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

6 июнь - Россиядә Пушкин көне.

6 июнь - Россиядә Пушкин көне.
Бу даһи шагыйрьнең якты истәлегенә ихтирам көне. Җир шарының барлык төбәкләрендә , якын һәм ерак чит илләрдә Пушкинга булган мәхәббәт көчле һәм ул олылап искә алына.
Шул уңайдан нәни дуслар белән, " Пушкин бөек шагыйрь!" исемле әңгәмә уздырдык.
Шагыйрьгә багышлап куелган күргәзмә, аның матур эчтәлекле шигырь җыентыклары , геройлары белән таныштык.
Әңгәмә барышында ,кечкенә дуслар бик күп мәгьлүмат тупладылар.
Бөек шагыйребез Пушкин турында, һәр бала, һәр кеше белеп, аның белән горурланып яшәргә тиеш!