Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

1 июнь - Халыкара бәйрәм - балаларны яклау көне!

1 июнь - Халыкара бәйрәм - балаларны яклау көне! Бүгенге матур бәйрәм белән һәммәбезне дә, дусларым!
Балалар тормышыбызның яме! Без аларны яратабыз, алар белән горурланабыз, киләчәктә балаларыбызга бары бәхет һәм матур тормыш кына телибез!
Бәйрәм уңаеннан кечкенә дусларга " Бәхетле балачак" исемле бәйрәм уздырдык.
Бәйрәм бик күңелле узды. Ярышлар, уеннар белән үрелеп барган бу бәйрәм, балалар күңелендә озак сакланыр әле. Нәни дусларга бәйрәм бик ошады, аларның күзләрендә нур, шатлык, куаныч, бәхет чаткылары уйнады.
Бәйрәмгә килгән әниләр: Альбина, Марина, Лариса , Гөлүзә зур рәхмәт белдерделәр.
" Апа без тагы килербез ",- дип саубуллашты балалар.
Бәйрәм ахырында нәниләргә тәмле күчтәнәчләр, кәнфитләр, шарлар бүләк иттек.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!