Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

ЭКОвесна

Менә матур яз ае тәмамланып килә. Тиздән җәй аена аяк басабыз. Яз аенда табигатебезне алма, чия, шомырт, миләш, сирень чәчәкләре ямьләсә, җәй айларында тирә - юнебезне бакча чәчәкләре бизәр.
Шул уңайдан, китапханә алды бакчасында чәчәкләр утырттым. Алар җәен тирә - юньгә хуш ис, күбәләк һәм бал кортларына нектар, авыл халкына матурлык өләшеп торырлар. Матурлыкны яратыйк һәм бүләк итик! Берсеннән- берсе матур, хупшы, хуш исле чәчәкләр үстерик, дуслар! Чәчәкләр кебек матур һәм сөйкемле булыйк!