Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Халыкара гаилә көне.

Бүген Халыкара гаилә көне.
Шул уңайдан китапханәдә "Гаилә- бәхет ачкычы" исемле әңгәмә узды.
Балалар күргәзмәләр белән таныштылар, гаилә турында шигырьләр тыңладылар.
Тәрбияче Алсу Исмәгыйлеваны да ,бәйрәм белән котладык. Аның гаилә корып, гомер итүенә 30 ел тулган. Аңа матур теләкләр юлладык.
Балалар бәйрәмнең килеп чыгышы, гаилә кыйммәтләре , туганнарны һәм якыннарны берләштерүче гореф- гадәтләрне саклау турында белделәр.
Әңгәмә ахырында балаларга бәйрәм белән котлап, шарлар, лалә чәчәкләре, кәнфитләр өләштек.
Илләребез тыныч, бәйрәмнәребез түгәрәк булсын!