Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Митинг

Бүген Салагыш авыл җирлегендә зур тантана- Бөек Җиңүгә багышланган чара узды.
Бәйрәм бик матур теләкләр, шигырьләр , җыр һәм биюләр белән, үрелеп барды.
Бәйрәм барышында һәйкәлебезгә чәчәкләр куелды, кайтмый калган авылдашларыбызны искә алып, бер минут тынлык оештырылды.
Бу чарада укучылар, мәдәният хезмәткәрләре бик актив катнашты. Бәйрәм ахырында истәлеккә фотога төштек, солдат боткасыннан сыйландык.
Бәйрәм бик күңелле узды!