Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Проект «Авыл яши – Деревня живет»

Бүген авылдашларым Фәнис һәм Миләүшә гаиләсендә булдым. Аларны чын мәгьнәсендә , авыл тормышында кайнап яшәүче гаилә дияргә мөмкин .Бүгенге көндә 18 баш мөгезле эре терлекләре бар, шуның 11 сыер, сарыклар саны 10, тавыклары 20. Җәй һәм көз айларында 60 бройлер, 150 баш каз ашатып суйганнар.
Шушы көннәрдә өч сыерлары бозаулаган, тагын бозаулыйсы сыерлары бар икән.
- Сыерларыбыз күз тимәсен, сөтне мул бирәләр.
Һәр көнне иртән Миләүшә авылдашларга сөт, май, эремчек, йомырка, сөтөсте тарата.
Көннеке көнгә бетеп бара, җитми , ди.
Һава торышы суык булуга карамастан, бүген аларга кунакка бардым.Фәнис инде маллар ашатып, алар арасында йөри. Миләүшә сыерларын савып кергән. Авылдашлар соравы буенча , сөт , эремчек, май, йомырка әзерли иде. Авылдашыма миндә ярдәм иттем. Шул арада кәрәзле телефон шалтырады. Инде авыл халкы аның килүен иртән -иртүк көтеп тора икән. Ул тыныч , ипле генә һәр кешегә җавап биреп, алар белән аралаша, сөйләшә, заявкалар ала.
Көнлек керемең чутлыйсыңмы, дип сорадым. "Юк, чутлаганым юк, халык соравы буенча заявкалар алып бара торган дәфтәрем бар, шуны гына күздә тотып эшлим ,- диде Миләүшә.
Кайсы кеше унар шешә сөт, кайсысы эремчек, ясаган май , сөтөсте, йомырка сорый. Шушы продуктларны кечкенә чанага салып, җылы итеп төреп, Миләүшә урам буйлап, халык соравы буенча таратып кайта.
Кергән керемне малларга азык алырга, кирәк- яракка, балаларга ярдәм итәргә тоталар икән.
- Күп мал , кош - корт асрауның, әлбәттә, чыгымы да шактый, көч тә күп таләп ителә.
Авылдашларыма сәламәтлек, көч һәм дәрт , маллар иминлеге теләп, халыкка күрсәткән хезмәтләренә рәхмәтләр әйтеп, чын күңелдән сөенеп кайттым.
" Булганнан барда була " дигән әйтем бар.
Булдыралар шул! Афәрин, Миңнехуҗиннар гаиләсе.
2024 ел Гаилә елы. Аларга гаилә бәхете, сәламәтлек, балалар игелеге, бәхетле тигез гомер, шатлык һәм куанычлар гына телим.
Миләүшә белән гөрләтеп чәй эчтек, бик җылы саубуллаштык. Килүемә рәхмәтләр әйтеп, үземә дә күчтәнәчкә сөт, эремчек, каз мае биреп, озатты ул мине.
Хезмәтегезнең кадерен белеп, хөрмәтен тоеп, бәхеттә, шатлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә язсын сезгә авылдашларым!
Сездәй тырыш , хезмәт сөюче авылдашлар булганда, Авыл яши, Авыл, яшәр, Авыл яшәячәк!