Әфган сугышы тәмамлануга 35 ел булды
Бүген 15 февральдә Әфган сугышы тәмамлануга 35 ел булды.
Шул уңайдан Әфганстанда хезмәт иткән ветераннар белән очрашулар матур традициягә керде.
Сугышчы - интернационалистларны искә алу көненә багышланган очрашуда авылдашыбыз Сәйфиев Расих Равил улы катнашты.
Чара мәктәптә узды. Бу очрашу бик күңелле, бай эчәлекле һәм истәлекле булды.