Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Әфган сугышы тәмамлануга 35 ел.

Бүген 15 февраль Әфган сугышы тәмамлануга 35 ел тулды.
Шул уңайдан мәктәптә бик күңелле, бай эчтәлекле очрашу узды.
Сугышчы - интернационалистларны искә алу көненә багышланган бу очрашуда авылдашыбыз Сәйфиев Расих Равил улы катнашты.
Чара бик күңелле узды. Очрашуны рус һәм татар телендә гимн тыңлау белән ачып җибәрдек. Бүгенгесе көндә арабызда булмаган егетләр рухына 1 минут тынлык оештырдык.
Ветеран авылдашыбыз укучыларга сәламәтлек , укуларында зур уңышлар теләде, спорт һәм хезмәтне дус итәргә өндәде.
Расих абый күкрәк билгеләре турында да кыскача әйтеп китте. " Сугыш күңелләрдә, таулар һаман күз алдында, алар һаман мине җибәрми ",- диде.
Шулай ук укучылар тарафыннан авылыбыз патриоты , мәрхүм Рамил абый Мөхәммәдиевның шигырьләре укылды. Раиф абый Галиевның кул эшләре дә, укучылар күңелендә кызыксыну уятты.
Музей җитәкчесе Хәлимә апа , авылыбыз батырлары турында сөйләде. Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Йолдыз апа Шәйхетдинова Ил батырларына рәхмәт белдерде.
Шулай ук китапханәче Раилә Тимофеева укучыларга күргәзмәләр оештырды, һәм быел районда нәшир ителәчәк " Таулар безне җибәрми" исемле китап турында аңлату эшләре алып барды.
2024 ел Гаилә елы. Шул уңайдан ветеран авылдашыбызны гаилә елы белән котлап истәлекле бүләк тапшырдык. Аңа сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар һәм оныклар игелеге, парлы , матур тигез гомер теләдек.
Чара ахырында бу чарада катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдереп, истәлеккә фото төштек.
Бәйрәм уңаеннан ветеран авылдашыбыз өчен, музейда чәй өстәле әзерләдек.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!