Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Изге Вәли көне

Тиздән Изге Вәли көне. Мәхәббәт көне. Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе.
Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле кешенең рухи дөньясыннан тора.
Татар язучысы Әмирхан Еники әйтүенчә: " Мәхәббәт - ул йөрәк эше. Бернинди исәп - хисап мәҗбүр итү, ялыну - ялвару белән тудырып булмый аны.
Туса ул, чәчәк бөресе ачылгандай , бары үзеннән - үзе һәм үз вакыты белән генә туа".
Шулай ук бу көнне 2012 елдан бирле Бөтендөнья китап бүләк итү көне дә билгеләп үтелә. Бу көнне балаларда китап укуга мәхәббәт уяту максатыннан аларга китаплар бүләк итү мәслихәт.
Шул уңайдан , бүген китапханәгә кунакка нәни дусларыбыз килде.
Алар өчен " Тукай әкиятләренә сәяхәт" исемле күргәзмә куелды. "Китап бүләк итү" акциясе дә оештырылды.
Нәни дусларыбызга истәлекле китаплар һәм күчтәнәчләр, Валентинкалар бүләк иттек.
Тукайның " Су анасы", " Шүрәле" әкиятләре турында сөйләштек. Настя исемле кызыбыз " Су анасы" әкиятенең эчтәлеге белән таныштырды. Тәрбияче Йолдыз Шәйхетдинова ,балаларга китап белән дус булырга, күп китап укырга кирәк ,дигән, фикерләр әйтте.
Шулай ук нәни дусларыбыз үзләре ятлаган шигырьләрен дә сөйләп күрсәттеләр. Алар китапханәдә кунакта булуларына бик сөенделәр, рәхмәтләр әйттеләр.
Танын китапханәгә килергә, китаплар белән танышырга, уеннар уйнарга дигән теләктә калдылар.
Балалар безнең киләчәк! Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйм. Гаилә бәхете, сәламәтлек, балалар иминлеге, тигез тормыш, бәхет, шатлык телим дуслар!