Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Гаилә елы" - күргәзмә

Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз гореф- гадәтләре бар. Әмма бәхетне гомер буе саклау, дәвамлы итү һәр гаиләнең үзеннән тора.
Гаилә - рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата - бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче . Авыр эш көненнән соң яисә ерак юлдан кайткач, без ашыга - ашыга , сабый бала кебек җылы кочакка, газиз гаиләбез янына ашыгабыз.
Тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул.
Быел Гаилә елы! Шул уңайдан китапханәдә " Гаилә елы" исемле күргәзмә куелды.
Шулай ук авылыбыз җирлегендә гомер кичерүче матур гаиләләребез белән, таныштыруны да дәвам итәбез.
Гаиләләребезгә сәламәтлек, иминлек, саулык, матур , парлы тормыш, тигезлек , балалар һәм оныклар игелеге телибез!
Гаилә елы түгәрәк һәм мөбарәк булсын дуслар!