Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Татар халык ашлары" исемле күргәзмә

Татар халкы бик борынгыдан ук аш - су әзерләргә оста булган.
Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.
Татар халык ашларының 10 төп ризыгы:
Өчпочмак, гөбәдия, чәк- чәк, зур ит бәлеше, пәрәмәч, бавырсак, өлеш( бәлешнең кечкенәсе), кыстыбый, коймак, талкыш кәләвә( татлы ризык).
Шул уңайдан китапханәдә " Татар халык ашлары" исемле күргәзмә куелды.
Татар халкы үз ашлары белән данлыклы!
Татар ашлары өстәл күрке! Өстәлләрегез түгәрәк һәм мөбарәк, чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!