Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Чәк-чәк пешерү серләре" исемле күргәзмә

Чәк-чәк - татар милли ризыкларының иң популяры.
Кыз биргәндә туйларда да
Табын күрке булган ул,
Кыз чәк-чәген зурлап котлау
Борынгыдан калган ул.
Чәк-чәк табынга куела
Ямьле бәйрәм көнендә,
Иң тәмле ризык санала
Һәрберебезнең өендә .
Салагыш авыл җирлегендә ,уңган хуҗабикәләребез берсеннән- берсе тәмле ,йомшак , матур чәк- чәкләр ясыйлар. Шул уңайдан китапханәдә "Чәк-чәк пешерү серләре" исемле күргәзмә куелды. Авылым уңганнары белән, сезне дә таныштырып китәм. Аларның хезмәтләрен сезгә тәгьдим итәм. Кәрәзле телефоннарының номерларын куям. Пешерү серләренең рецептларын язам.
Хәлиуллина Зөлфия апа, Ямурза авылында яши. 89196347071.
Фәтхуллина Люция апа ,Ямурза авылында яши. 89196417490.
Мөсифуллина Гөлшат, Уразай авылында яши. 89600569130.
Авылыбыз уңганнарының чәк-чәкләре бик тәмле, авызда эреп тора! Авыз итәргә ашыгыгыз! Үкенмәссез!
Зөлфия апа Хәлиуллинадан чәк- чәк пешерү серләре!!!
10 йомыркага ярты чәй калагы соданы , ярты чәй калагы уксус белән сүндереп салам.Бер аш калагы май, бер аш калагы майонез, чеметеп тоз салам. Озак кына итеп миксер белән болгатам, әкренләп он салып камыр ясыйм.
Камырны да озак итеп " чертли" башлаганчы болгатам. Әзер камырны тактага төшереп, җәеп ял иттерәм. Төшләрне кисеп, җылы майда духовкада пешерәм.
Хөрмәтле дуслар, рәхим итеп чәк- чәк пешереп карагыз! Чәк-чәк белән, тәмләп чәйләр эчегез!
Чәйләрегез тәмле булсын!