Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

2024 ел Гаилә елы.

2024 ел Гаилә елы. Гаилә җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге.
Гаилә -баланың төп тәрбиясе. Гаиләнең төп бурычы - балалар тәрбияләү.
Гаилә - рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы , ата - бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы.
Шул уңайдан китапханәдә " Гаилә- тормышта иң мөһиме " исемле күргәзмә куелды.
Салагыш авыл җирлегендә гомер кичерүче , матур парлар белән дә таныштырып китәм. Бергә матур гомер кичерүче гаиләләребез шактый. Алар турында да ,язмаларны күрсәтеп торырбыз.
Барча гаиләләргә мәхәббәт, татулык, иминлек, ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш һәм шатлыклар, балалар һәм оныклар куанычы, игелеге телибез.
Өйләрегездә балалар, оныклар тавышы сүрелмәсен, бәхетнең җиденче, катларында гомер кичерегез!
Кеше бәхет өчен туа, бәхетле булсын һәркем!