Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Без табигать дуслары

Бүгенге сәяхәтне ,канатлы дусларыбызга җим салудан башладык. Урамда салкын кыш! Бар табигать ак шәл ябынган. Авылым табигате шулкадәр матур, сокланып туймаслык. Урмандагы агачлар, гаскәр кеби чыршы- нарат, зифа буйлы каеннар ,авылга кайтканнарга сәлам биреп, юлга кузгалган дусларга, авылдашларга хәерле юллар, һәр кешегә ак бәхетләр, ак шатлыклар , озын, киң, матур юллар гына теләп ,озатып калалар.
Бездә " Без табигать дуслары" исемле сәяхәттә булып, авылыбызның урман, кырларына, сокланып, , сөенеп ,саф һавада булып кайттык!