Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә.

2007 елда Россия Президенты Указы нигезендә , 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу - Советлар Соющы Геройлары , Россия Федерациясе Геройлары, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.
Шул уңайдан , өч Дан ордены кавалеры Рифкать ага Гайнуллин турында язып үтәсем килде.
...Бөек Ватан сугышы башлангач та Иж суы буендагы Барҗы авылы егетләре Рифгать белән Гата берничә мәртәбә җәяүләп Красный Борга - район үзәгенә баралар, военкоматка кереп , фронтка җибәрүне сорыйлар. Көтәргә кушыла аларга: "Яшегез җиткәч , җибәрербез",- диләр.
Күкрәгенә Сугышчан Кызыл Байрак ордены, Беренче, Икенче, Өченче Дәрәҗә Дан орденнары , Кызыл Йолдыз ордены һәм бик күп медальләр таккан Рифгат ага Гайнуллин 1947 елны хәрби хезмәттән демобилизацияләнгәч туган авылына - Барҗыга кайта. Башта колхозда эшли, аннары клуб мөдире булып керә. Тиздән сугыш ветераны, коммунист егетне КПССның Красный Бор рвйон комитетына пропагандист итеп чакыралар.
Казанда партия мәктәбен тәмамлагач, Рифгат аганы Морт районына парткабинет мөдире итеп җибәрәләр. Озак та үтми, ул КПСС район комитетының өченче секретаре итеп сайлана. Төрле рвйоннарда җаваплы партия эшендә эшли һәм шул елларда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый. Аннары Алабуга дәүләт педагогия институтының өлкән укытучысы була .
Ватан каршында, туган җир каршында егетлек күрсәтә алган, якташыбыз Рифгат ага Гайнуллин белән горурланабыз!