Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

3 декабрь - Билгесез солдат көне.

3 декабрь - Билгесез солдат көне.
Билгесез солдат көне - ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел... Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә.
Шул уңайдан , мин гаиләм белән, авыл уртасында куелган һәйкәл янына килдек.
Солдатларыбызны, Ил батырларын искә алу уңаеннан, карлар көрәдек, шәм кабызып , бер минут тынлык белдердек, чәчәкләр куйдык. Бу мәрхәмәтле хезмәт, сугыш кырларында һәлак булганнарга, билгесез солдатларга ,сугышта хәбәрсез югалган бабамның әтисе Ахметзянов Габдулла Ахматҗан улы рухына дога булып барсын иде.
Билгесез югалган солдатлар, Ил батырлары алдында баш иеп, шуны әйтәсе килә : " "Исемең синсез билгесез, Батырлыгың мәңгелек!"
Һәйкәлләргә килик, гөлләр салыйк!