Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне.

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне.
Физик - акыл мөмкинлекләре чикләнгән якыннарыбызның хәлләрен белеп, аларга хәлдән килгәнчә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм итик.
Шул уңайдан мин "Йөрәктән - йөрәккә" исемле акциядә катнашып, якыннарымның, авылдашларымның хәлләрен белдем.
Тормышта һәрбер адым авырлык белөн бирелсә дә, мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар сынмыйлар - сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен , ямен белеп яшиләр.
Көндәлек тормышларында , эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтләребезне юллыйбыз.
Барыгызга да алдагы тормышыгызда күңел көрлеге, шатлык - сөенечләр , җан тынычлыгы , сәламәтлек, балалар һәм якыннар игелеге генә телибез!
Без СЕЗНЕҢ белән! Без бердәм һәм бергә!