Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Әнкәемнең җылы күңеле

Әнием Гүзәлия Әзиятованың исеме җисеменә бик тә туры килә. Матурлыкка гашыйк гүзәл зат ул.
Әнием, 1959 елның 19 гыйнваренда Салагыш авылында , бабам Галимҗан, әбием Наҗия гаиләсендә беренче бала булып, дөньяга аваз сала. Урта мәктәпне тәмамлагач, әнием авылда кала. Әтисе алдынгы механизатор, әнисе алдынгы сыер савучы, терлекче булып колхозда хезмәт куялар. Әнием Гүзәлия, кечкенәдән үк әбиемә ияреп сыер саварга йөри. Аңа уңышлары өчен, 7 нче сыйныфта укыганда ук, колхоз идарәсеннән , бик матур пәлтә бүләк итәләр.
Әнкәй бик яшьли хезмәтне яратып үсә. Тегә, чигә, бәйли, аеруча аш - су пешерергә куллары килешеп тора аның.
Әтием Равил белән тормыш корганнан соң, әнием колхозда терлекчелектә, әтием механизатор булып, эшли башлыйлар.
Матур гына гаилә корып, балалар үстереп яши алар. Әнкәй, каенана белән 22 ел бергә, матур гына гомер кичерә. Әбием, Миңлегөл, бабам Касим да ,әнием Гүзәлияне бик яраталар, хөрмәт итәләр.
Әби, әнигә "кызым",- дип дәшә торган иде.
Без кечкенә булсак та, әни белән әбинең сүзгә килгәннәрен бердә ишетмәдек. Алар шулкадәр матур , тату ,бер- берсен аңлап яшәделәр. Авыл халкы аларга бик сокланды. Тиздән әнкәйгә 65 яшь тула, әти белән гомер итүләренә 47 ел була.
...Без әти - әни канаты астында дүрт бала үстек. Әбиебез Миңлегөл, Наҗия әби тәрбиясе алдык. Алар безне хезмәт сөяргә, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләрне якларга һәм сакларга өйрәттеләр.
Бүгенгесе көндә алар мәрхүмәләр. Без аларны бик сагынабыз, еш искә алабыз. Алар биргән белемнәрне, тормышта кулланабыз.
40 елдан артык әнием терлекчелектә эшләде. Бик күп мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде . Алдынгы колхозчылар слетына еш йөрде ул. Район гәҗитендә дә, әти белән әнине мактап язган мәкаләләр еш урын алган.
Әнием хезмәтеннән ямь һәм тәм табып эшли. Без дүрт баланы да тәрбияләп үстерә. Берсеннән- берсе тәмле, җылы ашлар да пешерергә, бакчада эшләргә дә, болында печән чабарга да, җиләккә йөрергә дә җитешә ул.
Әнием сабыр, ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел, тыйнак, игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле минем. Без әнкәй белән бик горурланабыз, аны хөрмәт итәбез һәм яратабыз.
Әни чәчәкләргә гашыйк зат .Ишегалдына килеп кергән кеше чәчәкләрне күреп "аһ" итә. Әйтерсең лә , аллы- гөлле болынга килеп керәсең. Берсеннән-берсе матур чәчәкләр күзне иркәли, хуш исе башларны әйләндерә. Бакчасында яшелчәләр дә бик уңа аның. Әнием аш - су остасы. Ул пешергән ризыклар " телне йотарлык", тәмле. Күрше - күлән, дус - иш, туган-тумача ,яки башка таныш булмаган кеше килеп керсә дә, әниемнең өстәле һәрчак чәйгә әзер, чәе кайнаган, ашы пешкән. Ул ,ризыкларны бик тәмле пешерә, күңелен салып әзерли. Без әни белән әти янына еш кунакка йөрибез. Әни пешергән ризыклардан сыйланып, тәмләп чәй эчеп, сөйләшеп, аралашып кунак булып кайтабыз.
Бүген Әниләр көне уңаеннан, әнкәй белән әткәй янына кунакка бардым. Хәлләрен белеп, аралашып, сөйләшеп, кунак булып кайттым. Әнине бәйрәм белән котладым. Аңа иң изге теләкләрне генә юлладым. Әни дә безне бик ярата, хөрмәт итә, безгә күңел җылысын өләшә. Сеңлем Гөлзирә ,Әлмәт каласыннан кайтып хәлләрен белә, мин әнигә бик якын, бер авылда яшибез, кече энебез Раушан әти- әни белән бергә яши, уртанчы энебез Ришат , бүгенгесе көндә махсус хәрби операциядә, Илебез тынычлыгын саклый!
Әнкәйне бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәсрәтсез-кайгысыз көннәр һәм төннәр, балалар һәм оныклар игелеге, әти белән тигезлектә озын - озак, матур гомер итүләрен теләп калабыз. Бик зур рәхмәт , ӘНКӘЙ! Без синең белән горурланабыз! Син безнең якты йолдызыбыз, җылы кояшыбыз ! Бер - беребезгә терәк булып, озын -озак, бәхеттә, шатлыкта, муллыкта, саулыкта гомер итәргә язсын ӘНКӘЙ!
Без синең алда баш иябез!