Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Күргәзмә. "Көзге салават күпере"

Яңгыр туктап, кояш чыккач, зәңгәр күгебезне бизәп ,7 төстә күпер пәйда була.
Моны "Салават күпере" дибез. Бик матур ул.
Урамда матур, алтын көз. Агачлар яфракларын коя. Берсеннән- берсе матур чәчәкләр ,әле бирешми, тирә - юньгә матурлык өсти. Аяк астында төрледән- төрле агач яфраклары, җил уңаена йөгерешә, сөйләшә һәм серләшә.
Әйтерсең лә, күктә генә түгел, җирдә дә "Салават күпере" пәйда булган.
Шул уңайдан китапханәдә " Көзге салават күпере" исемле күргәзмә куелды.